Безнен гәҗит - Онлайн версиясе

Көрәшче
Республикабыз спорт дөньясында, бигрәк тә көрәш белән кызыксынучылар арасында Газизҗан Газыймов исемен белмәгән кеше сирәктер. Бик күп атаклы көрәшчеләренең остазы, тәрбияче, педагог, Балтач районының Яңгул мәктәбе физкультура укытучысы булып эшләгән легендар шәхес инде безнең арабызда юк. Шәхсән мин үзем Газизҗан Газыймовны күреп белми идем. Ә Балтач төбәге егетләренең күбесенең татар көрәше белән актив шөгыльләнүләре, күп бәйгеләрдә батыр калулары хакында соңгы 30-40 елда шактый ишетергә, газеталарда күп укырга туры килде. Балтачта татар көрәшенә игътибарның шулай зур булуы, биредә күп атаклы көрәшчеләр тәрбияләнүе Газизҗан Газыймов исеме белән бәйле икән. Дөресен әйткәндә, бу ачышны, әлбәттә, үзем өчен генә ясадым. Чынлыкта исә, әйткәнемчә, Балтач төбәгендә дә, республикада да татар көрәше фидакарьләре бу хакта бик яхшы беләләр.

Әйе, дөнья – фани. Без бу җирдә вакытлы мосафирлар, кунаклар гына. Ләкин кеше бакыйлыкка күчкәч тә, башкарган хезмәте, кылган гамәлләре белән халык күңелендә яши, онытылмый. Әле җирдә аны белгән кешеләр исән чагында аларның хәтерләрендә саклана. Ә инде китап ише нәрсә язылган булса, бу шәхес хакында истәлек озак гасырлар буе яшәргә мөмкин. Шуңа күрә дә мин, Газизҗан Газыймовның вафаты турында ишеткәч, спортчы-журналист Атлас Гафиятовка мөрәҗәгать иттем. Атласның көрәшчеләр хакында китап чыгарырга йөргәнен ишеткән идем. «Китабыңа Газизҗан Газыймов хакында язма керттеңме?» – дип сорадым. Газизҗан турында хәбәрне Атлас та әле ишетмәгән булган икән. «Көрәшчеләр хакында китапка ничек инде шундый кеше турында язмаска мөмкин?!» – дигән аптыраулы җавап ишеттем Атлас дустан.

Бик әйбәт. Димәк, танылган көрәшче турында әле истәлек китап битләрендә озак вакытлар сакланачак! Дөрес, Газизҗан хакында матбугатта күп язылган. Шулай да, мин вафатыннан соң да тагын бер кайтып газета битләрендә бу пәһлеванны искә алырга кирәктер дип таптым. 1944 елның 9 августында Балтач районының Балтач авылында ишле балалы Бибиҗамал белән Мөхәммәтгали Газимовлар гаиләсендә уникенче бала булып дөньяга аваз сала Газизҗан. Мөхәммәтгали ага үзе инде өлкән яшьтәге, гражданнар сугышында катнашкан, дөньяны күп күргән кеше була. Сугыш елларында ул колхозда амбар мөдире булып эшләп йөргән. Алыптай олы, ике метрга якын буйлы Мөхәммәтгали аганың уллары да, аталарына охшап, пәһлевандай гәүдәле егетләр булып үсәләр. Сабан туйларында батыр көрәшчеләр булалар. Төпчек бала булып туган Газиз дә, абыйларыннан калышмыйча, нык бәдәнле, көчле егет булып үсә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, авылда тимерчелектә эшли башлый. Армиягә киткәнче Ленин исемендәге колхозда биш ел буе авыр чүкечләр белән тимер чүкеп беләген ныгыткан егет, солдат хезмәтендә спорт белән шөгыльләнеп, тагын да ныгып, чын пәһлеван булып кайта. Армиядә яшь солдатка «дед»лар җыйналып сабак укытмакчы була. Үзен уратып алган унбиш егетне чәчеп ташлый Газиз. Гаепсез булса да, гауптвахтага утыртып куялар үзен. Шулай да, сабакның нәтиҗәсе күңелле була: егеткә карата хөрмәт арта, ә үзен спортротага күчерәләр. Монда инде көне-төне дигәндәй, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек туа. Газиз бокс төрен сайлый. Ирекле көрәш белән дә шөгыльләнә һәм ике төрдә дә ярышларда алдынгылыкны бирми. Армиядән кайткач, 1968 елда Газиз район мәгариф бүлеге тәкъдиме белән Мамадышта физкультура укытучылары әзерләү буенча кыска сроклы курсларда укый һәм Яңгул мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Менә шул көннән бирле ул шушы мәктәптә кырык елга якын балаларга физик тәрбия бирә. Эшне башлап җибәргәндә бик җиңел булмый, чөнки спортзал бик бәләкәй, инвентарь юк. Шулай да, иң мөһиме – эшләргә, шөгыльләнергә теләк булу. Спорт белән кызыксынган малайлар, үсмер егетләр бар. Менә шул малайлар белән башлап җибәрә Газизҗан үзенең эшчәнлеген. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының физик тәрбия факультетында укып югары белем дә ала. Максатчан хезмәт озак көттерми, үзенең матур нәтиҗәләрен дә бирә башлый. Мәктәп ишегалды чын мәгънәсендә спорт мәйданына әверелә. Кыскасы, җаның ни тели – шуның белән шөгыльлән. Ә бәйгеләрдә малайларның җиңү яулаулары эшкә дәртне тагын да үстерә. Нинди генә җиңүләргә ирешми Яңгул мәктәбе егетләре! Җитмешенче елларда республика күләмендә үткәрелгән «Алтын алка» призына хоккей буенча ярышларда Яңгул малайлары беренчелекне бирми. Ә сиксәненче елларда көрәшче егетләр үсеп җитә. Республика бәйгеләре аларның өстенлеге белән үтә башлый. Физкультура дәресләрендә генә түгел, дәресләрдән соң, кичен махсус шөгыльләнә Газизжан малайлар белән. Авыл егетләре дә бик теләп йөри ул түгәрәкләргә. Күрше авыллардан да киләләр хәтта. Күршедәге Борнак авылында ветеринар булып эшләгән Марат Әхмәтов – хәзер ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленносте министры – кичен эшеннән бушауга, мотоциклына утырып, Яңгулга, Газизҗан Газыймовның көрәш түгәрәгенә ашыга торган була. Тирә-як авыллардан күпләр йөри бирегә. Дамир Сафиуллин, Илдар Рафиков, Фаил Әхмәдиев, Фидаил Шакиров… Бу егетләр инде көрәшче генә түгел, республикада җаваплы урыннарда эшләүче танылган шәхесләр булып киттеләр. Ә көрәшчеләргә килгәндә, Газизҗанның шәкертләре арасыннан иллеләп егет республика күләмендә үткәрелгән төрле ярышларда призлы урыннарны яулады, бишесе спорт мастерлары булдылар. Алар арасында Рөстәм Гарифуллин, бертуган Җамалиевлар, Рафиковлар, Ришат Мөбарәкшин, Илгизәр Габделганиевлар бар. Әле 1992 елда ук «Иң яхшы физик культура хезмәткәре» исеменә лаек булган Газизҗан Газыймовка, шәкерте Ранил Габдрахманов билбау көрәше буенча Русия спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкәч, 2006 елда «Татарстанның атказанган тренеры» исеме бирелә. 1993 елда Газизҗан Газыймов «Милли көрәш буенча иң яхшы тренер» дигән мактаулы исемгә лаек була, ә 1999 елда «Иң яхшы методист-инструктор» исемен ала.

Газизҗан Газыймовның уллары да кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, көрәшеп үсәләр. Әтиләре кебек үк бик күп Сабан туйларында батыр калалар. Балаларның – малайларның да, кызларның да иң яраткан укытучысы була Газизҗан Газыймов. Хәтта кызлар да эч серләрен чишә торган булган Газиз абыйларына. «Бу уңайдан озак еллар аның хезмәттәше булган Фирдәвес апаның сүзләре бик хикмәтле: «Аны укучылар шулкадәр үз итеп сөйләшәләр иде. Кызларына кадәр: «Абый, шул егет бүген спортзалга киләме, мин дә килермен», – дип серләрен чишәләр. Хәтта көнләшеп тә куя идем», – дип язган Розалия Сафиуллина дигән бер автор Балтач районында чыга торган «Хезмәт» газетасына. Көнләшерсең дә шул.

Әйе, менә шундый олы йөрәкле, көчле педагог була Газизҗан Газыймов. Республика спорт тормышын үстерү, көчәйтү, аның данын арттыру өчен фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләгән кеше ул. Бүген инде без аны сагынып искә алабыз. Аның эше тиз генә югалмас, ул тәрбияләгән спортчылар, көрәшчеләр күңелендә, көрәш сөючеләр хәтерендә озак яшәр аның турында истәлек.

Рафис КОРБАН.

Үзебезнекеләрне ялгыз калдырмыйбыз
Һәр кешегә кайчан да булса туган туфрагыннан башка җиргә күчеп китәргә туры килә. Я укырга, я эш эзләп чыгып китә ул. Һәм шушы вакытта иң мөһиме – аны ялгыз калдырмау. Шул уңайдан Казанда төрле районның якташлык җәмгыятьләре ачыла. Арча да үз очрагында артта калмый.

XX гасырның туксанынчы еллары. Арча районы хакимияте башлыгы Вагыйз Минһаҗев Казанда Арча якташлык җәмгыятен ачып җибәрү теләген белгертә. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында аның теләге чынга ашмый. Берникадәр вакыт узгач, 2001 елның мартында шушы җәмгыятьне яңадан булдырып карыйлар. Бәхет елмая. Якташлыкның президиумы барлыкка килә, аның әгъзалары сайлана. Җитәкчелек башлыгының вазифасын Тәлгать Шиһабиев үз өстенә ала.

– Безнең төп максат – Арчадан чыгып Казанда, Татарстан читендә тормыш күрүче якташларыбызны берләштерү. Алар белән гомуми эш алып бару. Безгә күп очракта эш таба алмыйча мөрәҗәгать итәләр. Аларны теге яисә бу эшкә урнаштырырга тырышабыз. Кайберләренә матди яктан да булышабыз. Шулай ук Арчадан килгән студентлар белән дә эшлибез. Кемнәргә тиешле дәрәҗәдә стипендия түләнелми, кемгәдер тулай торакта урын бирмиләр – шул мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз, – дип сөйли ул.

Һәр елның март аенда якташлык җәмгыяте төрле-төрле тамашалар уздыра. 2012 ел да читтә калмаячак. 20 мартта «Казан» милли мәдәният үзәгендә Арча якташлык җәмгыяте зур тамаша үткәрә. Аның барышында якташлар белән очрашу, тәмле чәйләр эчү, моңлы җырлар җырлау, дәртле биюләр бию каралган. Шулай ук Арчаның үзеннән дә килгән катнашучылар тамашачыларны үз чыгышлары белән куандырачак. Тамаша 17:00дә башлана. «Мондый чараларга, гадәттә, күп кеше җыела. Залда алма төшәрлек тә урын калмый. Быел да бөтен якташларыбызны көтеп калабыз», – диде Тәлгать Шиһабиев.

Якташлыкның эше концертлар уздыру белән чикләнми. Ул шулай ук мәдәният, сәнгать проблемаларын чишәргә омтыла. Былтыр, мәсәлән, Арчадан чыккан язучылар белән бергә әңгәмә формасында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелгән. «Ни өчен соңгы елларда әсәрләр бик аз языла?», «Аларның санын арттырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сораулар көн кадагына куелган. Шушы утырышта яңгыраган тәкъдимнәр, фикерләр бергә тупланып киләчәктә китап булып бастырылачак.

Якташлык башкарган эшләрнең җимешләре Казанда гына түгел, Арчада да бихисап. Һәр елны Сабан туена президиум әгъзалары җыелышып туган районга кайталар. Язучыларга, артистларга бүләкләр тапшыралар, юбилярларны котлыйлар.

Казанда Арча якташлык җәмгыяте кебек үк башкалар да эшләп килә. Әйтик, Актаныш, Буа, Апас җәмгыятьләре. Мондый җәмгыятьләр шушы берничә якташлык белән генә чикләнеп калмасыннар иде, чөнки Казандагы һәр икенче кеше районныкы. Мондый оешмалар булып, ярдәм кулларын сузып торганда, аларга да яшәү күпкә җиңеләер бит.

Динар ВӘЛИЕВ,

КФУстуденты.

Дөреслек кайда?
Бүгенге көн акча кармагына эләккән, аның пәрәвезләренә чорналган. Акча кешене тилертте, үз-үзеннән чыгарды. Әллә шул кәгазь өчен генә яши башладылар инде? Һаман күбрәк кирәк. Һаман җитми бит кешегә. Шушы кәгазь кешене үз көенә биетә, үз уеннарын уйната.

Имеш, барысын да акчага сатып алып була. Акчаң булса, «син акчасызлардан ике башка өстәрәк. Хәзер мәктәпне ничек тәмамлавың да бик мөһим түгел, чөнки барысын да сатып алып була: аттестат, БДИ нәтиҗәләре дисеңме. Ай-һай җайлы да инде акчаң булса!

Казанга укырга кереп булмады. Бәлки, бераз акча төртмәгәнгәдер. Үзләре тырышып кергән балалар да бик күп, сүз дә юк. Балларым ким булды, димәс идем. Әмма дә ләкин бюджет урыннарына узган кешеләрнең баллары минекеннән түбән булса да, алар хәзер башкалабызның югары уку йортында белем алалар. Дөресме бу, сезгә хәл итәргә кала.

Тиздән сайлауларга барырга кирәк. Агитацияләр инде хәйраннан башланды. Кешеләргә теге яки бу партиягә тавыш бирү өчен йогынты ясый торган күрсәтмәле сәяси эшчәнлек кенә шул бу. ЛДПР, КПРФ, Справедливая Россия. Барысы да кеше тормышын яхшырак, җиңелрәк итмәкче булалар. Берсенә дә ышанмыйм. Барысын да күбрәк акча кызыксындыра. Бәлки, бу бик кискен, ямьсез сүзләрдер, ә шулай да. Сайлаулар башлануга, бөтенесе дә чаба башлый. Халык өчен булдырырга теләгән әйберләрен ник ел дәвамында булдырмыйлар соң? Ник ел дәвамында шулай тырышмыйлар? «Тавыш бирү өчен барырга онытмагыз, киләчәк бары тик сездән генә тора». Кызганычка, барысы да «өстә утыручылар»дан тора шул. Киресенчә, барысы да халык теләкләреннән төзелергә, халык кызыксынуын исәпкә алып, үзгәрешләр кертелергә тиеш түгелме? Дәүләтебездә яңа закон чыккан саен, кеше я риза түгел, я каршылык белдерә. Бер әйбер дә эшләнми, дип әйтә алмыйм. Эшләнә. Әмма соңгы мизгелләрдә генә.

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Буталчык хезмәт хакы
Механизаторларның ел буе эштән бушаганы юк.

Мөнирә апа авылның бүгенгесе өчен борчыла.

«Вамин»да эшләүчеләрнең хезмәт хакын сыр, эремчекләтә алганнарын беләбез. Газеталарда да гел шулар турында гына язалар. Менә без бөтенләй хезмәт хакы алмыйча, очын-очка ялгап кына яшәгәнне беркем күрми. Сез килеп язып китсәгез, узган ел өчен булса да хезмәт хакы түләмәсләр микән, – дип шалтыраттылар безгә Питрәч районының Шәле авылыннан. Шулай итеп, без кабат шул якларга чыгып киттек.

Кабат дип әйтүем дә юкка түгел. Айзат Шәймәрдәновның «Имамсыз мөфтиле Шәле» язмасында (19.10.2011, №41) Шәле авылы мәчетендә имам булмавы турында язып чыккан идек. Татарстанның иң зур татар авылындагы эшчән халкыннан зарланып булмый, әмма биредәге дини вәзгыять аяныч хәлдә, дигәнрәк рухтагы мәкалә иде ул. «Безнең гәҗит»нең рәсми сайтында (www.beznen.ru) әлеге язма комментарийлар саны ягыннан рекорд сукты. Хәтта башка газеталарда да бу нисбәттән кайтавазлар басылды… Булган хәлләрдән соң ярты ел да узмады, безне янә Шәлегә чакырдылар.

ХЕЗМӘТ ХАКЫ КҮРГӘН ЮК?

Шәлегә бару белән, беренче эш итеп, механизаторларны эш урынында җыйнап, бераз гына «давыл кубарып» алдык. Үзәкләренә үткән тема күрәсең, берәү дә үзенең бушка эшләвен яшереп, куркып тормады. Газетадан хәбәрчене кем чакырганын да сорамадылар.

– Сентябрьдән бирле хезмәт хакы күргәнебез юк, – диде бер ир, исем-фамилиясен тулысы белән атап.

– Һәркем үз исемен әйтсә дә, биредә аларны язмаска булдым. Ни өчен икәнен ахырдан аңларсыз.

– Сезнең хезмәт хакы ничә сум?

– Ничек телиләр – шулай язалар. Билгеле бер саны юк. 30 көн эшләп тә 4-5 мең сум хезмәт хакы язганнары булды. Менә шуннан соң ничек эшкә йөрисе килсен, – диде икенчесе. Берсен-берсе бүлә-бүлә сорауларыма җавап бирергә ашыктылар.

– Сентябрьдән бирле акча түләмиләр икән, нигә һаман монда кайнашасыз? Берләшеп, эштән китәргә, судка барырга, гел җитәкче бүлмәсен таптап, эшләгәнне таләп итәргә дә була кебек…

– Моннан китеп кая барыйк? Безне беркайда да көтеп тормыйлар! Эш кирәк бит! Без әйтүдән дә файда юк. «Була-була», – дип ышандырып йөртәләр. Кайчан керсәң дә: «Иртәгә булачак», – дип чыгаралар. Иртәгесен тагын эшкә китәсең! Иртәгәләрне көтә-көтә ярты ел узып та китте.

– Бер тиен дә алмыйча, ничек яшисез? Азык-төлек, фатир өчен түләүләр дә бар бит әле.

Мөнирә апа авылның бүгенгесе өчен борчыла.

– Процентлап бирәләр аны. Бер тапкыр 6 % бирде. Икенчесендә 14 %! 800-900 сум инде. Ул акчаны газга түлимме, уткамы? Әллә ашарга алыйммы? Ир кеше бит мин! Гаиләне кем ашатырга тиеш? Хатынның, балаларның күзенә ничек карарга кирәк? Хатын акчасына яшәү бер дә җиңел түгел.

– Димәк, ай саен 800-900 сум аласыз?

– Дүрт ай буе бөтенләй бер тиен дә күрмәдек. Соңгы айда гына әнә шулай бүлгәләп бирә башладылар.

– Сентябрь-октябрьдәге хезмәт хаклары печән, салам, фураж, бозау алган өчен бурычларны каплау өчен китмәдеме соң?

– Юк! Алары җәйдә үк тотылып бетте инде аның.

– Бөтен хуҗалыкта да шул хәлме? Әллә механизаторларга гына түләмиләрме?

– Сыер савучыларга вакытында түләп баралар. Күп булса, 13 сыер савучы бардыр. Анда барсагыз, алар шатлана-шатлана, акчаны вакытында алабыз, диячәк. Механизатор, слесарь, атчыларга хезмәт хакы юк! Сакчыларга да, төрле эштә эшләүчеләргә дә түләмиләр…

– Аның каравы, җитәкчебез, «хезмәт хакы түләнде» дип, районга сводка биреп бара! Ә хезмәт хакы күренми.

– Коллар кебек бушка эшләү туйдырды. Бу процентлар белән баш бутау да юкка түгелдер.

Җитәкче кеше үз урынында булмаудан файдаланып, «Рацин-Шәле» ҖЧҖ идарә бинасында очраган ике хатын-кыз белән шул ук хезмәт хаклары мәсьәләсенә сөйләшеп алдык.

– Мин дә улым өчен хезмәт хакы көтеп утырам, – диде берсе. – Бүген булачак дигәннәр иде. Акча гына кайтып җитмәгән икән әле. Гыйнвар аена да бирәчәкбез, диделәр. Син әйткән сентябрь-ноябрьләр өчен алдык, декабрь генә калды дип беләм. Кешенеке өчен җавап бирә алмыйм, үзебезнекен әйтәм.

Шунда ук «Рацин-Шәле» җитәкчесенә бәйле бер мәзәк вакыйганы сөйләп көлдерделәр.

– Безнең җитәкченең исеме – Мидхәт. Аның әле генә эшкә килгән вакыты иде. Бер хатын кергән дә моңа ялгыш Михнәт Шәүкәтович дип эндәшкән. Ачуы чыккан тегенең.

КЕМ КЕМНЕ АЛДЫЙ?

«Рацин-Шәле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Мидхәт Фәхретдинов фикеренчә, «эшләмәүчеләр генә зарлана, ә эшләүчеләрнең зарланып утырырга вакыты юк».

– Хезмәт хакы нишләп узган елның сентябреннән бирле түләнмәсен?! Алдыйлар! Әз генә соңга калып булса да биреп барабыз. Реорганизация вакытында гына тоткарлыклар булды. Аңа кадәр гел вакытында бирдек.

Бүгенге «Рацин-Шәле» гыйнварга кадәр «Продкорпорация+» дип аталган икән. Үзгәртеп корулар булганчы хезмәт хакы белән тоткарлыклар килеп чыгуын җитәкче кеше шуның белән аңлатты.

– Хәзер без үз акчабызга үзебез хуҗа, моннан соң бернинди тоткарлыклар булмаячак, – дип ышандырды ул.

– Хәзер кайсы ай өчен бурычларыгыз бар?

– Декабрьгә генә аласылары калды. Ул айга 800 мең сум бурыч бар иде, аның 200 мең сумын түләдек инде. Киләсе атнада бөтенләе белән каплап бетерәчәкбез. Шул бурычларны түләп бетерү максатыннан, хәзер атнага ике тапкыр акча таратабыз. Моңарчы хезмәт хакларын процентлап биреп бардык. Әйтик, кешенең, гомумән алганда, 50 мең аласы калган икән, 14-18 % итеп ваклап түли-түли, ахыр чиктә бурычларны каплап бетердек дисәң дә була.

Сыер савучыларга акча вакытында түләнеп бара икән. Бу хатын-кызларга хөрмәт күрсәтүме, әллә ир-атларны кешегә санамаумы? Нишләп хезмәт кешесен шулай аералар икән, дигән сорау да борчыды.

– Күп колхозларда сөт тапшырып, шул сөттән кергән акчаны хезмәт хакы итеп түләп барганнарын беләм. Ул акча механизаторларга түләргә җитмиме?

– Бердәнбер керем чыганагы – сөт. Ул булмаса, акча да юк. Шуңа күрә сыер савучыларны үпкәләтмәскә, вакытында биреп барырга тырышабыз. Менә хәзер атнага икешәр тапкыр түли торган хезмәт хакы да шул сөттән кергән акча. Көненә 56 меңлек сөт тапшырабыз. Эшләр болай торса, хезмәт хакы белән бернинди проблемалар булмаячак.

– Механизаторларыгыз күпме хезмәт хакы ала?

– Төрлечә. Менә Фәриткә гыйнварда 14 мең сум чыккан, Наилгә – 12 меңгә якын, Кәрим ярдәмчесе белән бергә 20 мең сум алачак. Төрле эштә эшләүчеләр (разнорабочийлар) уртача 5-7 мең сум ала. Эштән киткәннәргә тулысынча расчет ясадык. Сез ышанмасагыз, ведомостьларны килеп карагыз. Бүген вакыт юк, иртәгә килсәгез генә.

Җитәкче кешеләр, гадәттә, эш күплеккә сылтап, иртәгә килегез, дияргә ярата. Көн дә иртәгәләп йөргән, хезмәт хакы ала алмаган халык сүзеннән соң мин дә бу тырмага басмаска карар кылдым.

– Без көн саен килеп йөри алмыйбыз шул.

Инде тәмам аптырадым. Җитәкче эшчеләрне алдыйлар ди, ә алары үз чиратында сентябрьдән бирле хезмәт хакы алмавы турында тәкрарлый. Сез бу очракта кемгә ышаныр идегез?

ЯЛГЫШ НӘТИҖӘ

Идарә бинасыннан чыкканда, ишек төбендә торучы апаларга тап булдым. Авыл кешесе колхоз хәлен белми калмас… Сорау бирергә дә өлгермәдем, бер апа эчендә булганнарын чыгарып селкеде.

– Монда хәзер берни калмады. Эшләгән үз кешебезгә хезмәт хакы түләмиләр. Җыен килмешәк белән авыл тулды. Фермада да чуаш хатыннары сыер сава. Әрмән, чегән, урыслар яши хәзер безнең авылда. Туры сүзле булгач, авылда яратмыйлар мине. Әле район башлыгына да барган идем. Шунда берәү «әби» дип атады. «Гомергә кияүгә чыкмадым, балаларым булмады, әби исеме алганым юк», – дип әйттем. Мөнирә апа дип эндәшәләр миңа авылда. Сүзләремне язсаң, син дә шулай диген!

– Безнең авылга тәмам каныктыгыз, җитәкчеләргә шәхси үчегез бардыр, ахры, – диде икенче бер хатын, кайсы газетадан килүебезне белгәч.

Питрәчтән кайтып берничә сәгать үткәч, Шәле авылыннан механизаторларның берсе шалтыратты. Чын-чынлап ачуланып болай диде ул:

– Менә хәзер җитәкче кеше сез килгәндә трактор паркында кемнәр булуын барлап йөри икән. Эштән куарга җыенадырмы, ачуланырмы, белмим. Бөтенләй хезмәт хакы ала алмабыз, мөгаен! Яңалыклар булса, шалтыратырмын!

Аның башкалар өчен борчылуы аңлашыла, чөнки безгә хәбәр биргән кеше трактор паркында үзе бөтенләй юк иде. Механизаторлар исемен ни өчен язмавымны да аңладыгыз булса кирәк. Алардан «кемнеңдер» үч алуын теләмибез.

Берәүләр әйтмешли, бушка эшләгән, бушка яшәгән СССР заманы үткәнне халыкка да, җитәкчеләргә дә аңларга вакыт. Социализм төземибез, коллык заманы аннан да арттарак калды. Кеше яхшы яшәргә лаек, эшләгән акчасын да вакытында алырга тиеш… Күргәннәремә нокта куеп, гади эшчегә тулысынча ышанып, язмамны шулай дип тәмамлаган булыр идем, бәлки. Тик…

ИМЗАЛЫ ДОКУМЕНТЛАРДА БАР ДА КҮРЕНӘ

Җитәкче кеше бу вакыйгага күз йомып калмады. Тиз арада, үз дөреслеген раслап, хезмәт хакларын түләүне дәлилләүче ведомостьларны факс аша юллады. «Декабрь ае өчен аванс» дигән кәгазьдә миңа зарланган эшчеләрнең күпме хезмәт хакы алуы да күрсәтелгән, имзалары да аермачык күренә. 800-900 сум гына да түгел. 2 меңнән башлап, 30 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучылар бар. Аптырап, тагын шул ук механизаторларның берсенә шалтыраттым.

– Ноябрь-декабрь ае өчен процент акчасы дип әйтте аны кассир, – диде ул.

Мидхәт абый Фәхретдиновка шалтыратып, әлеге аңлашылмаучанлыкка ниндидер аңлатма бирүен сорадым.

– Кассир ялгышып, декабрь аен ноябрь дип әйткәндер. Кәгазьдә кайсы ай өчен икәне язылган, үзегез дә күрдегез бит, – диде ул. – Мин документлар белән сөйлим. Имзалары бар, суммасы күрсәтелгән. Бераз гына түләүләр белән тоткарлык булган заманда кайберәүләр буталып калды. Шуңа күрә хәзер хезмәт хакы алганда да «сентябрь ае өчен алам», «октябрьгә алдым» дип әйтүчеләр бар. Әле менә узган атна җомгасында акча тараткач та берәүнең шулайрак дип сөйләшкәнен ишетеп, бухгалтериягә алып кереп, акчасын тикшерттем. Декабрь ае өчен генә бурычыбыз бар, калганын каплап бетергәнбез. Ә ул һаман, октябрь өчен алам, ди. Хәзергә хезмәт хаклары белән бер ай тирәсе тоткарлык бар, тиздән ул да бетәчәк. Сезнең килү безгә дә бик зур акыл булды, хәзер хезмәт хакы алган һәр эшчегә корешок язып таратачакбыз. Анда аның кайсы айга һәм ничә сум алганы язылачак. Бүтәнчә мондый буталчык килеп чыгуга юл куймаячакмын! – дип Мидхәт абый, ниһаять, бу хәлгә нокта куйды.

Эшчеләргә әйтәсе килгән сүзем шул: бухгалтерлар динозаврлар түгел, алардан курыкмагыз! Кемдер үз хезмәт хакының кайсы айга һәм ничә сум аласы калуын аңламый икән, сезгә чутлап күрсәтерләр.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Питрәч-Шәле-Казан.

Язылып кал!
1 февральдән «Безнең гәҗит» газетасына бүгенге бәядән 2012нче елның икенче яртысы өчен язылу башланды. Киләчәктә газетага язылу хакы күтәрелергә мөмкин. Арзан чакта язылып калыгыз.

Телефон үзгәрде
Бу атнада «Безнең гәҗит» һәм ул тәкъдим иткән башка газеталар редакциясенең телефоны алышынды. Хәзер шалтыратулар һәм факс кабул итү телефоны 5234915. Казан коды 843. Эш сәгатьләреннән тыш вакытларда гозерегезне телефондагы автоматка калдыра аласыз.

Кыйммәтләнәме?
Федераль антимонополь хезмәте (ФАС) оешмасы сайлаулардан соң бензин бәяләре кинәт үсәр дип фараз итми. Ведомство башлыгы Игорь Артемьев сүзләренчә, хәзер бәяләр тотрыкланган. Ел башыннан дизель ягулыгы 0,3 %ка кыйммәтләнсә, бензин 0,4 %ка арзанайган. Хәзер Русиядә бензин бәясе дөнья дәрәҗәсендәге хаклар белән тигезләште, ди Артемьев. Шуңа нефть компанияләре бәяләрне үстерә башласа, ФАС тарафыннан эш кузгатылачак, дип кисәтә түрә.

Әмма ягулык базарында эшләүчеләр башкача фараз җиткерә. Быел бензин аз дигәндә 13 %ка кыйммәтләнәчәк, дип белдерә Русия ягулык берлеге президенты Евгений Аркуша.

Акмагаек
Язгы ташу турында уйлар чак җитте. Казандагы 326 торак йортны язын су басарга мөмкин. Совет һәм Идел буе районнарының 12 кв. км чамасы мәйдан биләгән язгы ташудан ел да диярлек интегә торган урамнары, бистәләре бар. Шулай ук җәяүлеләр өчен салынган җир асты юл кичүләренә, метрополитен станцияләренә дә куркыныч яный.

Быел карның уртача 40-50 смгына булуын исәпкә алып, кар эрү процессы тиз булмаса, су басу куркынычы әллә ни зур түгел, дип өметләндерә махсус хезмәтләр.

Судья аз ала
2011 елда Татарстанда федераль суд аппаратында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 78,5 мең сумга (2010 елда – 77 мең сум), тикшерүче (мировой) судьяларныкы 65,5 мең сумга (2010 елда – 62 мең сум) тигез булган. Бу хакта республика Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов хәбәр итте. Ул ТР судьяларының VIII конференциясендә, суд хезмәткәрләренең хезмәт хаклары аз булудан зарланды. Кадрларның китеп баруы ихтимал, дип борчылуын белдерде.

Мэр күп балалы
Күп балалы гаиләләргә җир бирелә башлады. Кайчандыр үзенә алып калган Казан янындагы Биектау районына кергән 300 гаҗирне миллиардер Алексей Семин бу максатка бирә. Башкала мэры Илсур Метшин да күп балалы гаилә әгъзасы. Әмма ул җир алуга хокукы белән иң ахырдан файдаланачагын белдерде.

Ә Алексей Семинның ширкәте 5 млд. сумлык 17 тарихи һәйкәл исеменә кергән бинаны төзекләндерүдә дә катнашачак.

Бала югалган
2012 елның 26 гыйнварында Минзәлә районы Гөлек авылында яшәүче 14 яшьлек укучы кыз өеннән күрше Урус авылына укырга дип чыгып китә. Мәктәп автобусына кадәр кызга урамнан150 метрараны җәяүләп узарга туры килә, әмма 8нче сыйныф укучысы автобуска кадәр дә барып җитми, мәктәптә дә пәйда булмый. Хәзерге вакытка кадәр аның кайда икәнлеге билгесез.

Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.

Дуңгызга каршы
Пенза өлкәсендә 10 меңләп кеше яшәгән Урта Әләзән халкы авылга якын дуңгыз фермасын төзетмәүгә иреште. Өлкә губернаторы Василий Бочкарев сүзләренә караганда, мөселман авылы халкы мөрәҗәгатен исәпкә алып, инвесторлар белән төзелешне Каменск районына күчерү турында килешенгән. Дуңгыз фермасы авылдан 10 чакрымда төзелергә тиеш булган. Урта Әләзән халкы төзелешкә ризасызлык белдереп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать иткән. 105 миллион евролык әлеге төзелешне Скандинавия илләре ширкәтләренең берсе башкарачак.

Ризасызлар тынычланмый
Русиянең 30дан артык шәһәрендә «Гадел сайлаулар өчен» протест кампаниясе кысаларында машина йөрешләре узды. Кайбер үзәк урамнарда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре юлларны ябу сәбәпле, хәрәкәт авырлашкан.

Петербургта да хокук саклаучылар бу чарага аяк чалырга тырышкан. Берләштерелгән гражданнар фронты башкарма җитәкчесе Ольга Курносова «Интерфакс»ка белдерүенчә, полиция машиналарны туктатып йөртүчеләрнең документларын тикшергән, әмма беркемне дә тоткарламаган.

Ульянда исә өч кеше тоткарланган.

Томскида бу чарада – 80, Красноярскида – 50ләп машина булса, Казанда ике дистәдән артык машина катнашкан. Алар Үзәк стадион яныннан кузгалып китеп Ямашев проспекты аша Җиңү проспектына һәм Танк боҗрасы аркылы Болакка кайтып, йөрешне Үзәк стадион янында туктаткан.

Түләүсезме?
Казан хокук яклау үзәге уздырган «Бушлай медицина күпме тора?» дип исемләнгән кайнар линия ачылгач, 185 кеше Татарстан медицина оешмаларында түләүле хезмәттән зарланган. Алар фикеренчә, бу кануни түгел. «Кара исемлеккә» 60 оешма эләккән.

Милли хәрәкәт борчыла
Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы узды. Галимнәр, сәясәтчеләр катнашында үткән әлеге җыенда алда торган сайлаулар, илебездәге милли-сәяси вәзгыять, татар мәктәпләренең ябылуы, тел үсеше өчен мөмкинлекләрнең торган саен чикләнә баруы хакында ачынып сөйләштеләр. Шовинистик рух басып алган, урыслаштыру сәясәте алга сөрелгән катлаулы чорда ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Пленумда саллы тәнкыйть тә, булыксызлык күренешләре, тел-милләт өчен комачаулык тудыручылар да фаш ителде, эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады.

Әйтик, тарихчы галим

Дамир Исхаков, Татарстанның чит төбәкләр белән тыгыз элемтәдә эшләмәвен билгеләде.

– Тобольскидагы югары уку йортында татар теле кафедрасы ябылырга тора, шушы ук процесс Башкортстанда да күзәтелә. Монда Татарстанның да гаебе бар. Казанда яһүд мәктәбе эшли, Русиядә ике зур яһүд университеты бар, аларга барысына да Израил ярдәм итә. Ә төбәкләрдәге татар мәктәпләренә Татарстаннан хәтта китаплар да барып җитми.

Милли сәясәтнең нигезләре билгеләнмәгән. Хөкүмәткә басым ясау механизмы булдыру мөһим, – ди ул.

Татар милли хәрәкәте бер генә халыкара оешмада да үзенең вәкилчелеген булдыра алмады, дип ачынып сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

– БМО каршында оешманы теркәтергә кирәк иде. Милли мәҗлесне, сөргендәге хакимиятнең халыкара оешмада вәкиллеген теркәргә мөмкин. Уйгурларныкы бар бит. Уйгурларның милли хокуклары кысыла башлау белән алар бөтен дөнья җәмәгатьчелеген күтәрә. Ә без алардан кайсы ягыбыз белән ким? Үзебезнең сүзне әйтер өчен парламентка үтеп керергә тиешбез. Бары тик Татарстанда гына төбәк фиркаләре сайлауларда катнаша алмый дигән канун бар. Бу Русия Конституциясенә каршы килә, әгәр судка бирсәк үзебезнекеләрне, без җиңеп чыгачакбыз.

Омскида алман административ районы бар. Русия кануннары аны шул рәвешле теркәргә рөхсәт итә, бюджеттан акча бирелә. Нәтиҗәдә алар милли район булып яши. Без ник эшләмибез шуны? Тубылны, Барданы милли район итеп терки алабыз, Свердлаудагы 20шәр авылны берләштереп район төзеп була, – дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

–  «Русия Президенты сайлауларында катнашкан кандидатлар арасында милләтләргә карата дошман булганнар шактый. Жириновский, Путин, Миронов та бериш. Татарлар арасында КПРФ өчен тавыш бирүчеләр дә бар, ләкин Геннадий Зюганов та урыс милләтчесе, аның «Святая Русь и кощеево царство» дигән китабында бу ярылып ята. Мин Михаил Прохоровка тавыш бирергә чакырам, чөнки башкалар белән чагыштырганда, ул милләтләргә, республикаларга карата әле гөнаһ кылып өлгермәгән бердәнбер кеше. Мин аның тарафдарымын димим. Путин җиңәчәк, ләкин сүз Путинның процентын киметү турында бара, – дип белдерде Фәндәс Сафиуллин.

Җыенда кабул ителгән кайбер карарларны кыскартып, газета укучыларыбыз белән дә таныштырабыз.

Татарлар, Путинны сайламагыз!

Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшкән татар милли азатлык хәрәкәте сайлауларга бойкот игълан итә. Әмма ул пассив бойкот түгел, киресенчә, бу чорда татар халкына, гомумән, кешелеккә каршы кем иң зур зыян эшләгән – шуны халыкка аңлатудан тора. Соңгы дистә елда татарларга, мөселманнарга, Русия халкына карата күп яманлыклар кылынды. Башта ФСБ җитәкчесе, аннан Русия Президенты, аннан премьер-министр булып эшләгән, хәзер тагын Русия Президентына кандидат Владимир Путин моңа юл куйды. Медведев Русия Президенты булып исәпләнсә дә, ил белән ул түгел, ә Владимир Путин идарә итте. Шушы чорда менә ниләр булды?

1. Илдә карательный НКВД системасы торгызылды. Бу рәхимсез система башка төрле уйлаучыларга, сәяси оппозициягә, мөселманнарга, милләтләргә каршы эшли. Путин ил белән идарә иткән чорда икенче Чечня сугышы башланды, йортлар һәм җәмәгать урыннары шартлатылды, шуны сәбәп итеп, Русия мөселманнарына каршы тиңе булмаган репрессияләр башланды, төрмәләр гаепсез мөселманнар белән тулды, хакыйкатьне яклап чыккан милли лидерлар хөкем ителде, ислам китапларының һәм башка әдәбиятның тыелган исемлеге барлыкка килде, алар хөкем ителде һәм суд белән тыелды…

2. Дәүләт вертикале карак чиновниклар, ришвәтчеләр, әшнәчеләр, җинаятьчеләр белән тулы надан бюрократия ул. Шуңа ирешү өчен, Путин төбәк башлыкларын сайлауларны бетерде, аларны үзе билгеләп куюны кертте, төбәк башлыклары исә үз чиратында җирле хакимиятне билгеләп куя башлады, бу урыннар зур акчаларга сатылды, дәүләт вертикале халыкка түгел, Путинга хезмәт итә башлады. Бүген дәүләт вертикале хакимияттән китмәс өчен барысын да эшли.

3. Русия гаделсезлекнең, хәерчелекнең, әхлаксызлыкның чигенә килеп җитте, халык дөреслеккә өметен югалтты, нәтиҗәдә эчкечелек, наркомания, үз-үзеңне үтерү, җинаятьчелек коточкыч дәрәҗәдә артты. Бүген Русиядә үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк, Русия дөньяның иң хәерче, яшәү шартлары иң түбән илләр исемлегендә, Русия халкының күпчелеге, бигрәк тә яшьләр, илдән китү яклы һәм күпләп читкә китә.

4. Путин Русиядә яшәүче милләтләргә, шул исәптән татар халкының киләчәгенә балта чапты. Ул ил белән идарә иткән чорда, оптимизация сылтавы белән, меңнәрчә милли мәктәпләр ябылды, татар мәктәпләре юк ителде. Мәгариф буенча 309нчы закон кабул ителде, мәктәпләрдә милли телләрдә, шул исәптән татар телендә укыту закон белән тыелды. Бердәм дәүләт имтиханы кертелде һәм ул бары тик урыс телендә генә кабул ителә башлады, татарча имтихан бирү бетерелде. Татарларга латин әлифбасына күчү закон белән тыелды. Бүген Русиядә бары тик бер дин – христиан динен, бары тик бер милләт – урыс милләтен, бары тик бер тел – урыс телен генә калдыру өчен бөтен шартлар тудырыла. Русиянең Путин тарафдарлары әзерләгән яңа Конституция проектында милли республикаларга урын юк, алар бетереләчәк, милләтләргә, милли телләргә урын юк – алар урыс телле Русия милләтенә әйләнәчәк, ислам диненә, мөселманнарга урын юк – илне тоташ христианлашу һәм урыслашу көтә.

Мондый хәлиткеч мизгелдә татар халкы аеруча уяу, зирәк, алдан күрүчән булырга, түрәләр кушуы буенча түгел, намусы кушуы буенча сайларга тиеш. Илдә халыкларга һәм милләтләргә каршы алып барылган юк итү сәясәтен без үзебез туктатырга тиеш. Ә бу җинаятьчел системаны тудыручыларны халык, тарих хөкеме көтә, һәм, ниһаять, Аллаһның гадел җәзасы көтә…

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Пленумында кабул ителде.

Казан шәһәре. 18 февраль 2012 ел

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге

Пленумы Резолюциясе

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Пленумы татар дәүләте, татар милләте, татар теле хәле турында тирән борчылу белдерә. Татар дәүләтчелеге, милләте упкын алдында тора. Шуңа күрә барлык татарларны битараф булмаска, бердәмлеккә чакырабыз.

БТИҮ Пленумы карар итә:

– 4 декабрьдә үткән сайлаулар Русия Федерациясе хакимиятенең ирекле, гадел сайлауларны үткәрергә теләмәвен күрсәтте. Нәтиҗәдә канунсыз, тулы хокукы булмаган парламент «эшли башлады». Бу хәл сәяси тотрыксызлык, болганыш тудыра. Шуңа күрә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Чуровны, Фоминны эштән куарга, сайлау комиссияләрен яңадан төзергә һәм Президент сайлауларын көзгә күчерергә тәкъдим итә.

– ХХI гасырда яшәүгә карамастан, Татарстанда феодал, авторитар сәяси төзелеш хаким итә. Демократия, гадел сайлаулар, cәяси көндәшлек, сүз иреге, көчле оппозиция булмаса, бер мәсьәләне дә чишә алмыйбыз. Безнең түрәләр Конституцияне гамәлгә ашыру, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмый, чөнки алар халык алдында җаваплылык тоймый. Халыкның алар урынына яңа кешеләр сайларга мөмкинлеге юк. Татар халкы каталоннардан, финнардан я латышлардан ким түгел, безнең дә заманча Европа дәүләте төзерлек хакыбыз һәм көчебез бар.

– Татар дәүләтен, татар милләтен, татар мәгарифен, телен яклый алмаган, хәтта дәүләт телен дә белмәгән депутатлардан торган Татарстан Дәүләт Шурасына ышанычсызлык белдерергә. Татарстан Дәүләт Шурасына ышаныч турында референдум үткәрү хакында тәкъдим белән чыгарга. Яңа парламентны 2012 елның көзендә сайларга.

1990 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация»гә һәм 1992 елның 21 мартында узган референдум нәтиҗәләренә таянып, Татарстан Дәүләт Шурасы 1992 елгы Татарстан Конституциясендәге дәүләтнең нигезе булган төп маддәләрен – «Суверен дәүләт – халыкара хокук субъекты», «Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия», «Җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке» – кире кайтарырга.

– «Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында» яңа Шартнамә әзерләүне һәм кабул итүне таләп итәргә.

– Русия халыкларының дәүләтчелеген, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына һәм Европа берлегенә мөрәҗәгать итәргә.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Нуриәхмәт ГАЛИШАН.

Көтү
Сезнең сарык көтүе күргәнегез бармы? Сарыклар бик кызык хайваннар. Берсе кычкырдымы, калганнары аның артыннан иярә. Берсе басуга кердеме – калганнары да керә. Берсе тупландымы – калганнары да туплана. Ә сарык көтүе турында сүз башлавым юкка гына түгел.

Күптән түгел миңа бик кызыклы бер вакыйганың шәһите булырга туры килде.

Премьер-министр Владимир Путин килүгә дип, Чаллы никадәр әзерләнгәндер, белмим, ә менә Казан студентлары ярыйсы гына «чабышкан». Нинди акыллы студентлар укый КФУда! Алар үз теләкләре һәм инициативалары белән (!) Премьер-министрга «кечкенә генә» күчтәнәч ясарга уйлаган. 1500 студент Парин урамында урнашкан Универсиада авылы дип аталучы студентлар яши торган тулай тораклар җыелмасының шугалагында Вадимир Путин сәясәтен яклап митинг җыйган. Дөрес, башта митингны сайлауларга барырга чакыру буларак кына оешкан бер нейтраль чара дип аңлатканнар иде. Тик бар да кабат Путинны пропагандалауга кайтып калды. Казан Федераль университеты студентларының Мәскәү кунагына рәхмәт әйтергә үз сәбәпләре дә бар. Новгородта узган регионара конференция вакытында Путин Казан Федераль университетын үстерү өчен бюджеттан 3 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирү турындагы программага кул куйган иде. Универсиада авылындагы тулай тораклар да, соңгы ике елда төзелгән спорт корылмалары да 2014 елдан соң тулысынча КФУ студентларына калачак. Моннан тыш ул студентларның стипендияләрен 5 мең сумга кадәр күтәрергә вәгъдә бирде. Бу аз хезмәт түгел. Кайсы яктан гына карама, Путин студентлар белән һәрвакыт элемтәләр урнаштырырга омтылды. Югары уку йорты студентлары белән түгәрәк өстәл, очрашу һәм әңгәмәләр уздыруы, җитәкченең алар тормышына битараф булмавын күрсәтә.

Путин хөрмәтенә уздырылачак митингта башкаланың Гадел Кутуй урамында урнашкан тулай торактан да бик күп студентлар катнашырга теләк белдергән. Аларны кышкы салкын көндә интектереп йөртмәс өчен, университеттан махсус автобуслар да җибәргәннәр хәтта. Әле алай гынамы соң, митинг уңаеннан ул көнне университетта укулар да булмаган. Университет тикле университетта укулар уздырылмау һәм 1500 студентның митинг уздырырга теләве башта мине берникадәр сәерсендергән дә иде. Тик шул тулай торакта яшәүче студентлар белән аралашкач, чикләвекнең кайсы имәндә булуына төшендем.

Митинг алдыннан комендант хатын тулай торакның һәр этажында да җыелыш җыйган. «Менә нәрсә, иптәшләр. Иртәгә бер төркем студентлар нигәдер митинг оештырырга уйлаган. Нигәдер дип… Нигәдер түгел инде. Чөнки алар үз илләренең киләчәкләре турында уйлыйлар! Сез дә анда катнашырга тиеш, чөнки сез дә КФУ студентлары. Чыгучыларның исемлеген төзеп, андыйларны язгы өмәдән азат итәчәкбез. Чыгу мәҗбүри дип әйтер идем. Митинг Путинның сәясәтен яклауга корылган булачак. Бу дөрес тә! Тагын кем әле студентларның стипендиясен 5 меңгә кадәр күтәрер иде? Кайсы илдә студентлар стипендия алып укый тагын? Русиядә генә! Путин сыналган кеше. Аның сәясәте яхшы», – дип сүз тоткан. «Ә өмәдә эшлисе килмәде безнең. Ел саен юл кырыендагы шакшыны яки бәдрәф чистартып туйдык инде. Менә шулай митингка барып, бер читтә басып кына торырбыз дип уйладык. Безгә нәрсә инде… Ни кушалар, шуны эшләдек», – дип аңлаттылар. Анысы шулай инде. Комендант хатынга каршы барып студент ни кыра ала соң? Әле аның шул тулай торакта яшисе дә бар бит…

Ә менә Универсиада авылында хәлләр тагын да текәрәк борылыш алган. Биредәге тулай торакларның һәр бүлмәсендә радиоалгыч урнаштырылган икән. Берәр мөһим белдерү яки ЧП булган очракта, җитәкчелек әлеге радиоалгычлар аша хәбәр җиткерә ди.

«Сәгать уннар тирәсендә колак яргыч тавышка уянып киттек. Радиоалгыч аша кемдер тиз генә киенеп, Путинны яклау митингына чыгарга боерды. «Безгә сезнең сайлауларда кемне сайлаячагыгыз кызык түгел. Сез үзегезнең кайда яшәгәнегезне онытмагыз. Нинди позициядә булсагыз да, сез Путинны якларга чыгачаксыз. Чыкмасагыз, университеттан куачаклар!» – дип кисәттеләр. Менә чыктык. Көне генә салкын», – дип зарланды исемен әйтергә теләмәгән берничә «авыл» студенты.

Ә көн чынлап та салкын иде. Шулай булуга да карамастан, митингчылар кулларына аләмнәр һәм плакатлар тоткан. Плакатларның исемнәре, митингны нейтраль яктан характерламый. «Мы на выборы идем, будет все у нас путем!», «Бердәм булганда без көчле» кебек язулар никтер «Бердәм Русия» партиясе һәм Путинны искә төшерә. Әллә миңа гына шулай тоелды микән…

Митинг булгач, бәлки, анда җыелучылар үз фикерләрен кычкырырга тиеш булганнардыр. Тик студентлар өчен моны КФУ ректоры Илшат Гафуров үзе эшләде. Үз чыгышында, «Студентлар Путинда стабильлек күрә!» дип белдерде ул. Стабильлек нәрсәдә күренә икән? Күпләр, Путин идарәгә килгәч, икътисад яхшырды, ди. Килешми мөмкин түгел. Хезмәт хаклары белән беррәттән пенсияләр дә артты. Тик аңа карап, кризистан гына качып котылып булмады. Милләт мәсьәләсенә килгәндә, татар мәктәпләре ябылды. Урыс теле беренче урынга куелды, татар теле артка чигенде. Мондый сәясәт халыкка яхшы гына йогынты да ясады дип саныйм – тамагыннан үтәме, юкмы хәзер бөтенесе урыс шулпасы эчәргә мәҗбүр. Үзебезнең дә гаеп бардыр. Тик бездә сәясәт халыкны үз кубызына биетә шул.

Гәрчә конституциядә, халык сәясәт белән идарә итә, үз фикерен ирекле рәвештә белдерә ала, дип язылса да. Әлеге митинг шуңа мисал да инде.

Шул ук шугалакта урнашкан сәхнәдә, студентларның күңелен ачарга теләп, җырлар да җырладылар, шаярдылар да. Кул чабыгыз дигәч, митингчылар кул чапты, сикерегез дигәч, сикерделәр. Ни кушсалар, шуны эшләделәр. Баштарак мин телгә алган көтүдәге кебек – берсе күрсәтә, калганнары кабатлый. «Мин үземне сарык итеп хис итәм», – дип куйды янымда басып торган бер студент егет…

Митинг ахырына төркемдәгеләр өч тапкыр кимегән иде. Кемдер йокысын дәвам иттерер өчен тулай торагына таба атлады, кемдер туңудан зәңгәрләнгән кулларын ышкып шугалак янәшәсендәге даруханәгә җылынырга юл тотты. Ә митинг тәмам дигәч, ректорның гаҗәпләнүенә каршы, митингчылар «ура» кычкырырга тотынды.

Чарадан соң студентларга өчпочмак тараттылар. Монда да бар да алдан уйлап эшләнгән. Әйтик, катнашучыларга берәр эләксә, флаг тотучыларга икешәр өчпочмактан исәпләнгән. Менә бит! Бар да гадел. Безнең илдә кеше хезмәте тиешенчә бәяләнми дип кем әйтә ала шулай булгач?

Төркем арасында сәер плакатлы бер егет тә күзгә ташланды. Аның плакатына «Я пришел за эчпечмаком» дип язылган иде. Дөрес, унбиш минутлап вакыт үттеме, юкмы, егетне куып җибәрделәр. Соңыннан билгеле булганча, плакатын тартып ук алганнар икән. Бу кадәр кыюлыкны, дөресен генә әйткәндә, студентлардан көтмәгән идем. Агымга каршы йөзгәннәрне, гадәттә, шундук урыннарына утырту дигән матур гадәт яши бит бездә. Егетне тулай торактан куып чыгарырлармы дип борчылган идем, бәхетенә каршы, тимәгәннәр.

Менә шулай, шаулап узган «нейтраль» митингтан соң, Русиянең демократик ил булуы миндә кабат зур шик тудырды. Салкында куйган ясалма тамашаларыннан соң, студентларда Путинга карата мәхәббәт уянды микән. Бәлки, булганы да беткәндер?

АКЙОЛДЫЗ.

Һәр заманның булыр үз Ленины…
Сайлаулардан соң башланган митингларны күргәч, бер дустым: «Инкыйлаб алды башбаштаклыклары кебек бу. Әллә һәр заманның үз Ленины була микән?» – дип әйтеп куйды.

Сүзләрендә хаклык юк түгел аның. Илдә-көндә барган гаделсезлекләрне халык күңеле һаман кичерә алырмы? Юктыр, мөгаен.

Автобуста укырга барган чакта башкалар кебек колагымны наушниклар белән томаламыйм. Автобуслар – кем өчендер үз фикерен бүтәннәргә җиткерү урыны, минемчә.

Шундый бер гадәти иртәдә теләр-теләмәс кенә автобуска утырдым. Урыным 60-65 яшьлек карт янына туры килде. Ул янында басып баручы ханым белән кызып-кызып ни хакындадыр сөйләшә. Тиздән узачак Президент сайлаулары турында сораштыра икән. Аңа икенче берәү дә кушылды. Бабай икесенә дә: «Сайлауларга барасызмы?» – дигән сорау бирде. Җавапка: «Барып йөрмим. Безнең тавыш барыбер исәпләнми», – дигән сүз ишетүгә ярсып китте. Аның сүзләрен хәтеремә язып бардым:

«Безне (русиялеләрне) җитәкчеләр гасырлар буе басып килде. Шуңа балыкка охшадык та инде: авыз ачып сүз әйтергә куркабыз. Ә әйтергә кирәк! Әнә бит юлда йөрергә дигән льготаларны кире кайтардык. Бердәмлек җиңә ул. Сайлауга да барырга кирәк. Әмма көне-төне телевизордан эт кебек өрүче Жириновскийны сайламагыз. Бик булдыра торган кеше ничә еллар дәвамында сугышып-өрешеп кенә ятмас, күптән җитәкче булыр иде. Путинны сайлап та ялгышабыз. Алданабыз. Яңалык кирәк. Җитәр, күп түздек. Безгә дә эндәшер вакыт җитте!»

Һәр кергән кешене шулай сөйләштерде, үз тавышлары өчен көрәшергә чакырды ул.

Чыннан да, һәр заманның үз Ленины булырмы? Соры массага әверелеп баручы халык арасыннан берәү курыкмыйча күтәрелеп, илдә дөреслек урнаштыра алырмы? Вакыт күрсәтер.

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,

КФУ студенты.

Кадер булган көн
Бу илдә кешенең кадере беркайчан булмаган инде ул. Тик менә 3-4 елга бер тапкыр, безнең кадер арткан бер көн була – бу сайлау көннәре. Минәйтәм, шул көннән файдаланып калсак та яхшы булыр иде. Әйдәгез, бу елның 4 мартын: «ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ КӨНЕ» дип игълан итәбез. Иртәдән кичкә кадәр бары тик татарча гына сөйләшәбез. Сайлау участокларында да урысча җавап бирәләр, аңламыйлар икән – борыласың да чыгып китәсең. Бер сәүдә үзәгендә шактый суммага йорт җиһазлары алганда шулай иткән бар –татарча сөйләшүче сатучыны бик тиз таптылар. Кемне сайлыйсыз – анысы сезнең эш, тик менә шул бер көндә бөтенебез (беләме-белмиме дигәндәй) ТАТАРЧА ГЫНА сөйләшсә, туган телебезгә әзрәк файда булачагына шик юк.

Илфак ШИҺАПОВ.

Туган тел өчен
21 февральдә бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан татар теле өчен борчылып, аны яклауны, милли үсеш өчен тигез шартлар булдыруны таләп итеп, «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге пикетлар оештырды.

Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, 19 февральдә Казан шәһәрендәге Тукай һәйкәле янында узган пикетта 15ләп кеше катнашкан. «Барысы да яшьләр иде. Татар иҗтимагый үзәге һәм башка милли оешмалардан кешеләр катнашмады. Без татар мәктәпләрен ябуны туктату, Русиядә татар теленә дәүләт статусын бирү, Русиядә татар телендә тулы рәвештә эшләүче ун федераль телевизион канал булдыру, Милли университет ачу, татар телендә югары белем алу мөмкинлеген тәэмин итү таләпләрен куйдык», – ди ул. Пикетчылар татар халкын активрак булырга чакыра. Милләтне өйдә генә утырып саклап булмый, дип саный алар.

Шундый ук пикетлар «Азатлык»ның бүлекчәләре эшләгән Чаллы, Октябрьск, Нурлат, Самара, Сембердә узган!

21 февральдә «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге Казандагы Төркия консуллыгы каршында «Русиянең төрки халыкларын яклау» пикетын оештырды. Пикетта татар, төрек, урыс телендә төрле шигарьләр бар иде. Аны оештыручы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, әлеге пикетның максаты – иң көчле төрки ил – Төркиянең Русиядәге төрки халыкларның бик авыр, хокуксыз хәленә игътибарын җәлеп итү, ярдәм сорау, Русиягә басым ясау. Шулай ук Русиядә яшәүче халыкларның бозылган хокуклары турында хәбәр җиткерү. «Русиядәге төрки халыкларның милли хәрәкәтләре, бер-берсе белән якынаеп, бергәләшеп үз хокуклары өчен көрәшергә оешма төзергә тиеш. Бары тик берләшеп көрәшсәк кенә үз хокукларыбызны яклый алабыз. Төрки халыкларны шуңа чакырабыз», – ди «Азатлык» активисты Рафыйк Кәримуллин.

«Аzatliq-info».

Тыныч тормышта да саклаучылар кирәк!
Япониядән Казанга килеп укучы бер танышым: «Сезнең илдә һәйкәлләр бик күп! Дөньяның төрле почмакларында булганым бар, күпме илләр күрдем, әмма бу кадәр һәйкәлне бары Русиядә генә очратырга мөмкин», – дип үзенең тәэсирләре белән бүлешкән иде. Дөрестән дә, Русиядә һәйкәлләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Аларның күбесе сугыш кырларында ятып калган, Ватаны өчен гомерен биргән якташларыбыз, ватандашларыбыз истәлегенә куелган.

Русия гомер-гомергә «сугышып» яши торган ил була. Ир бала тугач та, ата-ана аны хәрби хезмәткә алуларыннан куркып яшәгән. Патшалар идарә иткән чорда хәрби хезмәт срогы төрле кеше өчен төрлечә була. 21 яше тулган егетләрнең барысы да Ватанны сакларга тиеш дип саналсалар да, дин әһелләре, укытучылар Ватан алдындагы бурычларын үтәргә бармаган. Чакырылыш вакытында, егетләр күп булу сәбәпле, «шобага» салганнар. Әгәр егет гаиләдә бер генә булса яисә өлкән бала, гаиләдә иң төп эшче көч икән, андый егетләрне хәрби хезмәткә алмаганнар. Бу законнар, тәхеткә нинди патша килүенә карап, гел үзгәреп торган, билгеле. Хәзер дә бит президент алышынган саен конституция үзгәрә, законнар яңара…

Безнең көннәрдә, хәрби хезмәткә баручыларга караганда, «качып калырга» теләүчеләр артыграк кебек. Армиягә бармас өчен генә күп егетләр югары уку йортларына укырга керә, төрле авырулар «уйлап таба», табиблардан белешмәләр җыя. Сүз уңаеннан, хәрби хезмәттән азат итү исемлегенә егермедән артык авыру теркәлгән!

Хәрби хезмәт дигәндә, күз алдына никтер гел ир-егетләр генә килеп баса. Ә бит Ватаны өчен җанын-тәнен кызганмаган хатын-кызларыбыз да шактый. Бөек Ватан сугышы вакытында алар аш пешереп, гаилә учагын гына саклап утырмаган, ә ир-егетләр белән бергә утка да, суга да кергәннәр! Күпме шәфкать туташлары, табиблар сугышка үз теләкләре белән киткән!

Хәзер дә хәрби хезмәткә хатын-кызларны бик рәхәтләнеп алалар, махсус килешү нигезендә, билгеле. Бер кызыклы факт китерәм. 2010 елның көзге чакырылыш вакыты башланганчы ук Түбән Кама хәрби бүлегенә Ватанын сакларга теләүче хатын-кызлар агыла башлый. Хәрби хезмәткә Түбән Камадан 10 гына хатын-кыз алынырга мөмкин икән. Ә теләк белдерүчеләр саны 300дән артып киткән. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре фикеренчә, гүзәл затларның болай хәрби хезмәткә ашкынуының төп сәбәбе – төбәктә хезмәт хакын вакытында түләмәү. Ә килешү нигезендә хезмәт итүчеләр акчасын да ала, киенә, тамагы тук була. Өстәвенә, хәрби хезмәттән соң кызлар югары уку йортларына конкурстан тыш кабул ителәләр. Кайберәүләр үзләренең сөйгән ярларын табар өчен шул юлны сайлыйлар икән.

«УН ЕЛЛЫК СУГЫШ…»

Бөек Ватан сугышыннан соң ил халкы тынычланып, аякка гына басып бетә, Совет гаскәрләрен Әфган җиренә кертәләр. 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр «интернациональ» сугышта «дошманнар»га каршы сугышкан меңәрләгән Совет солдаты цинк табутта туган якларына кайтарыла. Татарстаннан хәрби хезмәткә киткән 290 егет тау-ташлы илдә корбан була. Ә 200дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре аркасында инвалид булып кала. Бер кечкенә генә республикадан да бу сугышта никадәр кеше гомере өзелә, күпме ананың күз яше түгелә, ничә егет гомер төзәлмәс күңел һәм тән яралары ала. Советлар Союзыннан барысы 15051(31) кеше һәлак була, 53753 солдат һәм офицер яралана. Якынча 417 солдат хәбәрсез югала.

Безнең авылдан (Чирмешән районы, Иске Кади) да бу сугышта шактый егетләргә катнашырга туры килә. Шуларның берсе Рәис абый Камаловның мәктәпкә, Әфганда һәлак булганнарны искә алырга килгәч, истәлекләре белән бүлешкәнен хәтерлим. «Иң авыры аларның һава тырышына күнегү иде. Температура һәрвакыт югары, ком-тузан. Эчәсе килә. Үзең белән алган су җитми, тиз бетә. Тау башларында очраган күлләр, елгаларны эчәргә ярамый, чөнки «душман»нар аларны агулаган була»

Ун елга сузылган әлеге сугышта барлыгы 620 мең кеше катнашкан.

«ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА ДА СУГЫШЛАР БУЛА ИКӘН…»

Төньяк Кавказда бәрелешләр башлангач, Русия солдатларын кабат ут эченә илтеп тыктылар. Башта бу фактны халыктан яшерергә тырыштылар, әмма сугыш югалтуларсыз булмый… Кавказдан да илебезгә цинк табутлар кайта башлады. Чечняда 1999 елның 1 октябреннән алып 2002 елның 23 декабренә кадәр 4572 солдат һәлак булган, 15549 кеше яраланган. 2002 елдан соң исә статистик мәгълүматларны гына газета-журналларда күрсәтә башлыйлар. Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әйтүенчә, Төньяк Кавказда барган бәрелешләр вакытында 2178 хокук саклаучы һәлак булган.

Русиянең югалтулары түбәндәгечә:

ел

1999

547 (+12 хәбәрсез югалган)

2000

1297 (+13 хәбәрсез югалган)

2001

502(+2 хәбәрсез югалган)

2002

463 яки 485

2003

263 яки 299 (+1 хәбәрсез югалган)

2004

174 яки 162

2005

105 яки 103(+4 хәбәрсез югалган)

2006

57

2007

54

2008

12 (июнь аена)

Чагыштыру өчен, кавказ ягыннан сугышучы террорчылар якынча 15000 кешесен югалткан дигән мәгълүмат бар.

Ни генә булмасын, кабат кеше каны түгелә, күз яшьләре ага, аналар ялгыз, хатыннар тол кала. Тыныч тормышта да илебездә күпме югалту… Тынычлыкны саклаучылар кирәк!

Лилия ЛОКМАНОВА.